Новости

 
11.10.2011

Татар эстрадасына лаек радио

Татар эстрадасында йолдыз булып балкырга теләгәннәр белән таныштырып баручы һәм шулай ук берочтан үз амплуасында абруй казанып өлгергән җырчыларның яңа әсәрләрен киң катламга җиткерүче “Татар радиосы” үзенең ун еллыгын "Татнефть-Арена" боз сараенда бәйрәм итте. “Грандиоз тамаша”ның шактый саллы һәм өметле итеп “Дорога из города” бию театры ачып җибәрде. Һәр якта, һәр адымда тантана, бәйрәм, феерия сиземләнә.

Радио коллективын, шулай ук радио дусларын ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева котлады. Чараның тантаналы өлешен Зилә ханым тәбрикләүдән башлады. Татар эстрадасының мондый радиога лаек булуын ассызыклап узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын да укыды. Хатта сүз редакциянең югары һөнәри осталыгы һәм радиотапшыруларны үстерүгә лаеклы өлеш кертүләре өчен рәхмәт әйтелде, республикабызның социаль-сәяси, мәдәни тормышын киң яктыртулары, тыңлаучыларны рухи-әхлакый яктан тәрбияләүләре һәм милли традицияләрне саклап эш итүләре ассызыкланды.

Татар радиосының йөзен булдыруда алыштыргысыз урын тотучы директор Алмаз Миргаязовны да алкышларга күмделәр. Бәрхет тавышы белән ул эстрада яшәешендәге һәр яңалыкны татар музыка сөючеләрнең колагына салып бара, исәпсез-хисапсыз рекламаларны да без нәкъ менә Алмаз әфәнде – Әмир Исламов тавышы аша кабул итәргә гадәтләнгән. Алмазның да бу көнне тамашачыга җиткерер сүзе бар иде – ул Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның тәбрикләвен ирештерде, күпсанлы тыңлаучыларын котлады.

Кичәне радиотыңлаучыларның үз кешесенә әверелгән Гөлназ Сәфәрова белән Булат Бәйрәмов башлады. Эстафетаны Әбри Хәбриев һәм Ризәлә Исмәгыйлева эләктереп алды. Радионың ди-джейлары алмашып, тамашачы күңелен күрде. Зур тамаша үзе дә зурлык сорый – радио дулкыннары аша тавышлары гына ишетелгән ди-джейларны тамашачы үз күзләре белән күрү бәхетенә дә иреште: барысы да бу көнне сәхнә тотты, юбилей уңаеннан тамашачыга аваз салды.

Радионың дуслары – җырчылар үз иҗаты белән тамашачыны да сөендерде, радионы да күтәрде. Җыр арты җыр, исем арты исем – берничә сәгатькә сузылган шоу-тамаша барышында төрлелек яратучы татар тамашачысы рәхәт гизде.

Коллегаларыбызны безнең редакция исеменнән дә ихлас котлыйсы килә. Алга таба да үз йөзләрен саклап, яңа иҗади үрләргә омтылсыннар иде. Ун яшь үсмерлек алды чоры гына әле ул. Алда – җитлегү дәвере. Шуңа да зур мәдехкә лаек булган коллектив, ирешелгәннәр чик түгел икәнне онытмасын иде. Милләт мәйданы шактый зур һәм киң. Җиң сызганып эшләгән һәркем өчен урын җитәрлек. Күпсанлы аудиторияне берләштерүче, җанлы сүз белән эш итүче электрон мәгълүмат чарасы булган радиога бигрәк тә.

Үткәнен онытканның киләчәге юк дип сагайталар... Радио тарихында Камал Саттарова, Мәрьям һәм Айрат Арслановлар, Эльс Гадел, Мөслимә Шәфыйк, Рафаэль Ильясов, Асия Бикбау, Данил Ибраһимов, Фәйрүзә Исхакый кебек исемнәр бар. Алар сызган юлны, алардан килүче күркәм сөйләм традицияләрен дә истән чыгармасын, һичъюгы шуңа таба омтылсын иде мактаулы радиобыз! “Татар радиосы” дигән исемне йөртүче күркәм коллектив башкача эшли алмыйдыр дип беләм. Сезне бөек эшләр көтә, дуслар!

Мөршидә КЫЯМОВА.

«Интертат»


Количество показов: 2278

Возврат к списку